news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш катлы йортта чыккан янгында 62 яшьлек хатын-кыз зыян күргән

Казанда биш катлы йортта чыккан янгында 62 яшьлек хатын-кыз зыян күргән
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең МАКСтагы каналы

Казанның Рәхимов урамында биш катлы йортта чыккан янгында хатын-кыз зыян күргән. Өч бүлмәле фатирның йокы бүлмәсендә 2 квадрат метр мәйданда матрас һәм башка әйберләр янган. Янгын сүндерүчеләр бүлмәдә 62 яшьлек хатын-кызга тап булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Аны коткару битлеге ярдәмендә носилкада урамга алып чыкканнар. Сулыш юллары һәм аягы пешкән, яну продуктлары белән агуланган зыян күрүче хастаханәгә озатылган. Янгын ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot