Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Зенит" волейболчыларының көндәшләре билгеле булды
Владимир Алекно шәкертләре "Алтылык финалы"ның беренче матчында Новосибирскиның "Локомотив" командасы белән очраша.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Казанның "Зенит" волейбол клубы Россия чемпионатының "Алтылык финалы"нда "А" төркеменә эләкте һәм Сургутның "Газпром-Югра", Новосибирскиның "Локомотив" командалары белән очрашачак.
"Алтылык финалы"ның "Б" төркемендә – "Динамо" (Мәскәү), "Белогорье" (Белгород) һәм "Факел" (Яңа Уренгой) командалары үзара көч сынашачак.
Төркем этабындагы уеннар 6-8 май көннәрендә уза. Владимир Алекно шәкертләре "Алтылык финалы"ның беренче матчында Новосибирскиның "Локомотив" командасы белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз