news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчыларының чираттагы җиңүе "Алтылык финалы"на юл ачты

Казан командасы Сургутта "Газпром-Югра" командасыннан өстен чыкты.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол командасы ил чемпионаты кысаларында чираттагы җиңүен бәйрәм итте. Әлеге уңыш даими чемпионат төгәлләнергә 4 тур кала ук "Зенит"ка "Алтылык финалы"на юл ачты.

Сургутка "Газпром Югра" командасына каршы уенга "Зенит" волейболчылары баш тренер Владимир Алекно һәм аның ярдәмчесе Александр Серебренников барып тормады. Команда белән Алексей Вербов җитәкчелек итте. Ә Алексейның үзен уен мәйданында Владислав Бабичев алмаштырды.

Әлеге уенда мәйдан хуҗалары кунакларга җитди каршылык күрсәтсә дә, "Зенит" чемпионаттагы 22 нче җиңүен яулады. Шунысы игътибарга лаек: бу сезонда "Зенит" командасының әле бер тапкыр да җиңелгәне юк – 66 мөмкинлектән 64 очко! 

11 мартта Казан командасы үз мәйданында "Югра-Самотлор" (Нижневартовск) белән очраша.

Волейбол. Россия чемпионаты. 22 нче тур. "Газпром-Югра" (Сургут) – "Зенит" (Казан) – 1:3 (21:25, 22:25, 25:22, 23:25).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100