Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Зенит» волейболчылары үз мәйданында «Фридрихсхафен» командасын отты
Уенның икенче партиясе 48 минутка сузылды
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Кичә Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә башкаланың «Зенит» волейболчылары Чемпионнар лигасы кысаларында Германиянең «Фридрихсхафен» командасын отты – 3:0.
Әле үткән якшәмбедә генә Германия кубогын откан көндәшләр Казанга уенга бер тәүлек кала гына килеп төште. Шуңа да аларның кичке күнегүләр уздырмавы, төркем лидеры – «Зенит»ка каршы уенда запастагы волейболчыларына уйнау мөмкинлек бирүе аңлашыла торгандыр.
Икенче партияне исәпкә алмаганда, «Зенит» өчен җиңү авыр бирелмәде. Бары тик икенче өлештә генә тамашачылар арасында тел астына валидол кыстыручылар булгандыр. Бу аңлашыла да: волейболда аерым партиядә җиңүчене ачыклау өчен 40 очкога кадәр туп сугулар сирәк була бит. Ә кичәге матчның икенче партиясе 48 минутка сузылды. Чагыштыру өчен – беренче һәм өченче партияләрдә җиңүчене ачыклау өчен 30 һәм 26 минут та җитте.
Ничек кенә булмасын, «Зенит» төркем этабында рәттән дүртенче җиңүен яулады. Иң нәтиҗәле уенчы булып «Зенит»тан Максим Михайлов танылды (17 очко).
Сүз уңаеннан: җиңү «Зенит» уенчысы Алексей Вербов өчен бүләк тә булды – ул кичә туган көнен билгеләп үтте.
– Тамашачылар волейбол карап канәгать калгандыр, – диде «Зенит»ның баш тренеры Владимир Алекно. – Озакка сузылган партияме? Алар күбрәк булсын иде. Бу «Зенит» өчен файдага гына.
Волейбол. Чемпионнар лигасы. С төркеме. 4 нче тур. «Зенит» (Казан, Россия) – «Фридрихсхафен» (Германия) – 3:0 (25:18, 40:38, 25:17).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз