news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары үз мәйданында "Факел" командасын отты

Казан клубының чемпионаттагы уңышлы сериясе 57 матчка җитте.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия чемпионатының 5 нче турында үз мәйданында Яңа Уренгойның “Факел” волейболчыларыннан өстен чыкты. Киеренке матч Казан клубы файдасына 3:2 (25:22, 17:25, 25:23, 20:25, 15:9) исәбе белән төгәлләнде.

“Зенит”ның Россия чемпионатындагы җиңелүләрсез сериясе 57 матчка җитте.

7 октябрьдә “Зенит” кабат Казанда уйный – Сургутның “Газпром-Югра” командасы белән көч сынаша.

Волейбол. Россия чемпионаты. 5 нче тур. “Зенит” (Казан) – “Факел” (Яңа Уренгой) – 3:2 (25:22, 17:25, 25:23, 20:25, 15:9).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100