news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Зенит" волейболчылары "Урал" командасыннан өстен чыкты

Казан командасы чемпионатта рәттән икенче тапкыр уңышка иреште.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия чемпионатының 2 нче турында “Урал” командасын отты. Шимбә Уфада узган матч “Зенит” файдасына 3-0 (25:15, 25:22, 25:11) исәбенә төгәлләнде.

Бу – “Зенит”ның ил чемпионатында рәттән икенче җиңүе булды. 10 сентябрьдә старт алган чемпионатның 1 нче турында Казан волейболчылары үз мәйданында Ярославльнең “Ярославич” командасын откан иде.

23 сентябрьдә “Зенит” Казанда Новосибирскиның “Локомотив” командасы белән очраша.

news_right_1
news_right_2
news_bot