news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары "Урал" командасын отты

Россия чемпионатында Владимир Алекно шәкертләре 24 матчның барысында да җиңү яулады.

(Казан, 19 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Кичә "Зенит" волейболчылары Казанның "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә Уфаның "Урал" командасын отты. Россия чемпионаты кысаларында узган матч 3:0 исәбенә төгәлләнде.

Шулай итеп, Владимир Алекно шәкертләре Россия чемпионатында бу сезонда 24 матч уздырды һәм барысында да җиңү яулады. Шунысын да әйтергә кирәк: даими чемпионатта үз мәйданындагы соңгы матчка – "Урал"га каршы уенга команданың төп состав уенчылары Мэттью Андерсон һәм Артём Вольвич,шулай ук Валентин Кротков та чыкмады.

" Мэттью Андерсон һәм Артём Вольвич белән барысы да тәртиптә. Барысы да план буенча бара. Сезон азагында безгә барлык уенчылар да кирәк булачак. Ә менә Валентин Кротков әле сихәтләнеп бетмәде. Аңа вакыт бирергә булдык", – диде "Зенит"ның баш тренеры Владимир Алекно.

Әлеге очрашуның иң нәтиҗәле уенчысы булып 19 очко җыйган Вильфредо Леон танылды. 22 мартта "Зенит" Чемпионнар лигасы кысаларында Белгиянең "Кнак" командасына каршы җавап матчын уздыра.

Волейбол. Россия чемпионаты. 24 нче тур. "Зенит" (Казан) – "Урал" (Уфа) – 3:0 (25:9, 25:17, 25:20).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100