news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит” волейболчылары Суперлиганың финал этабына узды

"Зенит" - "Факел" сериясенең ике уенында да Казан волейболчылары җиңде.

“Зенит” волейболчылары Суперлиганың финал этабына узды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Зенит” волейбол командасы, Суперлиганың ярымфинал этабының икенче уенында җиңеп, финалга чыкты. Әлеге матчта Казан волейболчылары Яңа Уренгойның “Факел" командасы белән көч сынашты. Уен Яңа Уренгойда узды.

  • Суперлига - волейбол буенча Россия чемпионаты. Әлеге чемпионатның ярымфинал этабына Казанның "Зенит"ы, Санкт-Петербург "Зенит"ы, Яңа Уренгойның "Факел"ы һәм Кемероводан "Кузбасс" командасы чыккан иде.

Ярымфиналның беренче "Зенит" - "Факел" уенында Казан волейболчылары өч сетта да өстенлек алып җиңгән иде. Ярымфиналның икенче уенында да "Зенит" өч сетта да җиңде.

Беренче сетта Казанның “Зенит”ы 9 очкога өстен чыкты: 0-1 (16:25).

Икенче сетта да “Зенит” волейболчылары отты: 0-2 (23:25).

Өченче сетта һәм гомуми исәп буенча "Зенит" җиңде: 0-3 (23:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100