news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит” волейболчылары, сетның исәбен 33 очкога җиткереп, җиңү яуладылар

“Зенит” волейбол командасы киләсе уенында Төркия спортчылары белән очрашачак.

“Зенит” волейболчылары, сетның исәбен 33 очкога җиткереп, җиңү яуладылар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген “Зенит” волейбол командасы Самара өлкәсендә “НОВА” волейболчылары белән очрашты. Көндәшләр бирешергә теләмәсә дә, “Зенит”лылар дүрт сетның өчесендә өстен чыктылар.

Беренче сетта “Зенит” җиңеллек белән 12 очкога өстен чыкты: 0-1 (13:25).

Икенче сетта “НОВА” волейболчылары тиз генә бирешмәде. Командалар бер-берсеннән берәр очкога калышып, куалашып барды, шулай итеп, исәп “Зенит” файдасына 33 очкга хәтле барып җитте: 0-2 (31:33).

Өченче сетның ахырында “НОВА” волейболчылары өстенлек ала алдылар һәм әлеге сетта җиңеп чыктылар: 1-2 (26:24).

Дүртенче сетта “Зенит” командасы өстенлекне алды һәм әлеге уенда җиңүгә иреште: 1-3 (17:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Кононов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Валентин Кротков.

Бу уенга да бер үк вакытта “Зенит” командасында уенчы һәм тренер вазифаларын башкаручы Алексей Вербов баш тренер буларак чыкты.

Киләсе уенны “Зенит” Казанда Волейбол үзәгендә Анкараның “Халкбанк” командасына каршы үткәрәчәк. “Зенит” – “Халкбанк” матчы 27 февраль 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100