news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары Россия кубоыгының "Дүртлек финалы"на чыкты

Хәлиткеч уеннар Белгородта уза.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия кубогының “Дүртлек финалы”нда катнашу хокукын яулады.

Владимир Алекно шәкертләре бүген ярымфинал этабының соңгы турында Казанда Красноярскиның “Енисей” командасын отты. Казанның “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә узган әлеге матч 3-0 (25:15, 25:22, 25:19) исәбенә төгәлләнде. Аңа кадәрге ике уенда да “Зенит” “коры исәп” белән “Урал” һәм “Дагыстан” командаларын откан иде.

Шулай итеп, 2-3 декабрьдә Белгородта узачак Россия кубогының “Дүртлек финалы”нда катнашачак командалар ачыкланып бетте. Кубок өчен “Зенит”тан тыш мәйдан хуҗалары буларак – Белогорье”, үз төркемнәрендә җиңүче булган “Кузбасс” (Кемерово) һәм “Локомотив” (Новосибирск) командалары көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100