news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары Россия чемпионатының хәлиткеч уеннарын Мәскәүдә уздыра

"Алтылык финалы"н Казанда түгел, Мәскәүдә уздырырга карар кылдылар.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Волейбол буенча ир-атлар арасында Россия чемпионаты "Алтылык раунды" Мәскәүдә узачак. Хәлиткеч уеннар 6-11 май көннәренә билгеләнде. Казанның "Зенит" һәм Мәскәүнең "Динамо" клубы вәкилләре катнашында Бөтенроссия волейбол федерациясе базасында узган киңәшмәдә шундый карар кабул ителде.

Россия чемпионатының быелгы регламенты буенча, даими чемпионатны беренче һәм икенче урында төгәлләгән командалар – "Зенит" белән "Динамо" турыдан-туры "Алтылык раунды"нда катнашу хокукына лаек булды. Алай гына да түгел, әлеге клублар "Алтылык раунды"н үзләрендә уздыру өчен дә дәгъва кылды. Хәлиткеч уеннарны кабул итәргә алардан тыш Калининград шәһәре дә теләк белдергән иде. Бөтенроссия волейбол федерациясе өстенлекне Мәскәүгә бирде.

Сүз уңаеннан: Россия чемпионатында өченче-унынчы урын алган командалар плей-офф раунды аша "Алтылык финалы"на чыгу өчен көрәш алып барганда, "Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы"нда катнаша. Әлеге уеннар 29-30 апрельдә Рим шәһәрендә уза. "Зенит" – Чемпионнар лигасының соңгы ике елдагы җиңүчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100