news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары плей-оффны җиңүдән башлады

Казан волейболчылары кунакта Бельгиянең соңгы 4 елдагы чемпионы – "Кнак" командасын отты.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасы "12лек раунды"ның беренче матчында Бельгиядә "Кнак" командасын отты. Исәп – 3:0.

"Кнак" – Бельгия чемпионатында соңгы дүрт елда чемпион калган команда. Моннан тыш "Зенит" Бельгия клубының үзе өчен уңайсыз көндәш булуын да яшермәде. Шуңа да Владимир Алекно шәкертләре әлеге матчка җитди әзерләнде һәм уенга көчле волейболчыларын чыгарды. Ә көндәшләрнең составында команда капитаны һәм иң яхшы бомбардирлары Хендрик Тейрлинкс юк иде. Бельгия уенчысы, имгәнү сәбәпле, матчта катнаша алмады.

Мәйдан хуҗалары "Зенит"ка беренче партиядә генә җитди каршылык күрсәтә алды. Анысында да берничә мәртәбә исәпне тигезләүдән ары китә алмадылар. Ә икенче һәм өченче партияләрдә "Зенит" волейболчылары көндәшенә андый мөмкинлек тә бүләк итмәде.

Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып "Зенит"тан 18 очко туплаган Вильфредо Леон танылды. Җавап очрашуы 22 мартта Казанда уза. Ә аңа кадәр, 18 мартта, "Зенит" Россия чемпионаты кысаларында үз мәйданында "Уфа" белән уйный.

Волейбол. Чемпионнар лигасы. "12лек раунды". Беренче матч. "Кнак" (Руселаре, Бельгия) – "Зенит" (Казан, Россия) – 0:3 (23:25, 19:25, 18:25).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100