news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Казан клубы беренче әйләнешне 3 җиңү белән төгәлләде.

"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” волейболчылары Чемпионнар лигасы төркем этабының 3 нче турында Польшаның “Ястшембски” командасын отты.

Татарстан башкаласының “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә узган әлеге матч “Зенит” файдасына 3:0 (25:13, 25:23, 25:12) исәбенә төгәлләнде.

Әлеге очрашуга ике команда да икешәр җиңү белән килгән иде: көндәшләр беренче ике турда бер-бер артлы Германиянең “Берлин” һәм Франциянең “Тулуза” командаларын отты.

Шулай итеп, лидерлык өчен бүгенге көрәштә җиңүче булган Владимир Алекно шәкертләре беренче әйләнешне 3 җиңү белән төгәлләде һәм турнир таблицасында беренче баскычка урнашты.

31 гыйнварда көндәшләр төркем этабының 4 нче турында Польшада очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100