news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит” волейболчылары “Динамо-ЛО” командасын бишенче тапкыр җиңде

“Зенит” киләсе уенын Төркия командасына каршы үткәрәчәк.

“Зенит” волейболчылары “Динамо-ЛО” командасын бишенче тапкыр җиңде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Зенит ” волейболчылары Санкт-Петербург шәһәрендә Ленинград өлкәсенең “Динамо-ЛО” командасын җиңде.

Суперлига кысаларында үткән Казанның “Зенит”ы һәм “Динамо-ЛО” арасындагы биш уенның барысында да казанлылар җиңү яулады. Төгәлрәк, биш уенның унбиш сетында да “Зенит” өстенлекне алды.

Беренче сет: 0-1 (22:25).
Икенче сет: 0-2 (23:25).
Өченче сет: 0-3 (22:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Никита Алексеев, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Киләсе уенны “Зенит” Анкарада Төркиянең “Халкбанк” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 16 гыйнвар 20:00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100