news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зенит” волейболчылары “Динамо” командасын җиңде

“Зенит” – “Динамо” матчында Казанлылар дүрт сетның өчесендә өстенлек алды.

“Зенит” волейболчылары “Динамо” командасын җиңде
Артур Шипилов

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Зенит” волейболчылары Мәскәүнең “Динамо” командасына каршы уенда җиңү яуладылар. Матч Казанда Волейбол үзәгендә узды. Бу “Зенит” өчен елның беренче өйдәге уены булды, Казан волейболчыларына гыйнвар башыннан бирле читтә уйнарга туры килде.

Беренче сетта “Зенит” өстенлекне алды: 1-0 (25:20).

Икенче сетта да “Зенит” волейболчылары җиңеп чыктылар: 2-0 (25:21).

Өченче сетта Казан волейболчылары “Динамо”га оттырдылар: 2-1 (22:25).

Дүртенче сетта “Зенит” өстенлекне алды һәм гомуми исәп буенча җиңде: 3-1 (25:21).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Эрвин Нгапет, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Андрей Сурмачевский, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Киләсе уенны “Зенит” Казанда Волейбол үзәгендә Бельгиянең Руселаре шәһәренең “Кнак” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 29 гыйнварда 19:00 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot