news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Зенит" волейболчылары "Дүртлек финалы"на чыгу өчен көрәш башлый

Владимир Алекно шәкертләрен Чемпионнар лигасының әлеге раундында "Белогорье" командасы белән каршылык көтә.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Зенит" волейбол командасы бүген Чемпионнар лигасының "Алтылык раунды"нда беренче очрашуын уздыра. Белгородның "Белогорье" командасына каршы уен Казанның "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә 19:30 сәгатьтә башлана. 

Россия чемпионатының иң көчлеләрдән саналган ике командасының "Дүртлек финалы"на чыгу өчен көрәшен, вакытыннан алда финал, дип атучылар да бар. Көндәшләрнең үзара очрашу тарихы 60 матч белән исәпләнә. Шуның берсе генә Чемпионнар лигасы кысаларында уздырылган. Хәтерләсәгез, 2013-2014 елгы сезонда "Белогорье" волейболчылары Чемпионнар лигасының ярымфиналында "Зенит"тан өстен чыккан иде (3:1).

Казан командасы үч кайтара алырмы? Спорт белгечләре, "Зенит"ны фаворит, дип атый. Бу сезонда Россия чемпионатындагы ике очрашуда да Казан командасы җиңүгә иреште – 3:1 һәм 3:0.

news_right_1
news_right_2
news_bot