news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары дөнья чемпионатындагы чыгышын уңышлы башлады

Казан командасы төркем этабының беренче матчында Аргентина клубыннан өстен чыкты.

"Зенит" волейболчылары дөнья чемпионатындагы чыгышын уңышлы башлады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” волейболчылары Польшада уза торган клублар арасындагы дөнья чемпионатын уңышлы башлады. Владимир Алекно шәкертләре төркем этабының беренче матчында Аргентинаның “Боливар” командасын отты.

Лодзь шәһәрендәге әлеге матч 3-0 (25:20, 25:19, 25:17) исәбенә Казан волейболчыларының җиңүе белән төгәлләнде. “Зенит” составында иң нәтиҗәле уенчылар булып Максим Михайлов (18 очко) һәм Алексей Самойленко (14 очко) танылды.

13 декабрьдә “Зенит” чемпионатта Кытайның “Шанхай” командасы белән очраша.

Исегезгә төшерәбез, “Зенит” волейбол командасы дөнья чемпионатында алтынчы мәртәбә катнаша: Владимир Алекно шәкертләре ике тапкыр (2009 һәм 2011 еллар) бронза һәм ике мәртәбә (2015 һәм 2016 еллар) көмеш медальгә лаек булды, 2012 елгы чемпионатта медальсез калды.

Россия клубларыннан чемпионатта “Белогорье”ның гына дөнья чемпионы булганы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100