news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары чираттагы җиңүен яулады

Владимир Алекно шәкертләре ил чемпионатында беренче урында бара.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Зенит" ир-егетләр волейбол командасы үз мәйданында Яңа Уренгойның "Факел" клубыннан өстен чыкты – 3:0.

Турнир таблицасының нәкъ уртасында – 7 нче урында баручы командага каршы уен чемпионат лидеры өчен кыенлык тудырмады. "Зенит"ка әлеге көндәшен җиңү өчен төгәл 1 сәгать вакыт җитте. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып 21 очко җыйган Вильфредо Леон танылды.

"Факел" – яшь, яхшы команда. Җиңел булмады. Исәп әле ул берни аңлатмый. Мөгаен, "Факел" кайбер мизгелләрдә үз көченә ышанмагандыр. Ә без тигез уен күрсәтә алдык. Мондый уеннар күбрәк булсын иде", – диде "Зенит" командасы баш тренеры Владимир Алекно.

15 февральдә "Зенит" кунакта Чемпионнар лигасы кысаларында Франциянең "Пари Воллей" командасы белән очраша. Ә ил чемпионатындагы чираттагы уен 19 февральгә билгеләнгән – "Зенит" Мәскәүдә "Динамо" волейболчылары белән көч сынашачак.

19 уенда 19 җиңү яулаган "Зенит" ышанычлы рәвештә беренче урында бара.

Волейбол. Россия чемпионаты. 19 нчы тур. "Зенит" (Казан) – Факел (Яңа Уренгой) – 3:0 (25:22, 25:20, 25:21).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100