news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасының финалына чыкты

Казан командасы – Европаның иң дәрәҗәле клуб турнирының соңгы ике елдагы җиңүчесе.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол командасы Чемпионнар лигасының ярымфиналында "Берлин" командасыннан өстен чыкты. "Дүртлек финалы" 29-30 апрель көннәрендә Римда уза.

Финалда Казан командасына Италия клубларының берсе белән көч сынашырга туры киләчәк: икенче ярымфиналда "Перуджа" һәм "Мачерата" командалары очраша. Финал – 30 апрельдә уза.

Казанның "Зенит" командасы Чемпионнар лигасында 4 мәртәбә җиңү яулаганы бар. Уңыш китергән еллар – 2008, 2012, 2015 һәм 2016 ел. Шулай итеп, Казан командасы өченче ел рәттән хәлиткеч матчта катнашачак.
 
Ә бүгенге көндәш – "Берлин" командасына килгәндә, ике ел элек "Зенит" Германия клубы белән "Дүртлек финалы"нда очрашкан иде. Ул вакытта Владимир Алекно шәкертләре 3:1 исәбе белән уңышка иреште. Шул вакыттан соң "Берлин" көчәйде генә кебек. Әйтик, "Дүртлек финалы"на бару юлында алар Россия даими чемпионатын икенче урында төгәлләгән Мәскәүнең "Динамо" командасын төшереп калдырды.
 
Дөрес, "Берлин" Казан волейболчыларына каршы ике партиядә генә каршылык күрсәтә алды. Ә өченче партиядә"Зенит" көндәшен чын мәгънәсендә тар-мар итте.
 
Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып, "Зенит" командасы волейболчысы, 21 очко туплаган Вильфредо Леон танылды.
 
Волейбол. Чемпионнар лигасы. Ярымфинал. "Берлин" (Германия) – "Зенит" (Казан) – 0:3 (21:25, 22:25, 13:25).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100