news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зенит” волейболчылары Чемпионнар лигасының финал этабына узды

“Зенит” – “Перуджа”: Казанлылар ике уенда да җиңде.

“Зенит” волейболчылары Чемпионнар лигасының финал этабына узды
Михаил Захаров

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 10 апрель кичендә Казанның “Зенит” волейбол командасы, Чемпионнар лигасының ярымфинал этабының икенче уенында җиңеп, финалга чыкты. Әлеге матчта Казан волейболчылары Италиянең “Перуджа” командасы белән көч сынашты. Уен Казанда Волейбол үзәгендә узды.

“Зенит”та 4 ел уйнап, 2018 елның җәендә Италиянең “Перуджа”сына күчкән Вильфредо Леон бер елдан соң кире Казанга кайтты. Леонга беренче тапкыр Казан җанатары алдында элекке командадашларына каршы уйнарга туры килде.

Беренче сетта Казанның “Зенит”ы оттырды: 0-1 (22:25).

Икенче сетта “Зенит” волейболчылары исәпне тигезләштерә алдылар: 1-1 (25:23).

Өченче сетта “Зенит” командасы өстенлекне алды: 2-1 (25:23).

Дүртенче сетта һәм гомуми исәп буенча "Зенит" җиңде: 3-1 (26:24).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

"Зенит" командасының либеросы (һөҗүмгә кушылмыйча сакта гына торучы) Алексей Вербов Чемпионнар лигасы кысаларында Казанда соңгы тапкыр уенчы буларак чыкты. Хәзер Вербов "Зенит" командасында бер үк вакытта уенчы һәм тренер рольләрен үти, киләсе сезонда ул инде уенчы вазифасыннан азат булачак.

Чемпионнар лигасының финал этабы 19 май Берлинда узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot