Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасының алдагы раундына узды
Турнирның "Дүртлек финалы"на чыгу өчен Казан командасы данлыклы "Белогорье" командасы белән очрашачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Зенит" волейболболчылары Чемпионнар лигасының "12лек раунды" җавап матчында үз мәйданында Бельгиянең "Кнак" командасыннан өстен чыкты. Беренче матчтагы кебек үк көндәшләр бер партиядә дә өстенлеккә ирешә алмады – 3:0.
Читтә көндәшен "коры" исәп белән җиңеп кайтса да, Владимир Алекно әлеге уенга да көчле составын чыгарды. Ә кунаклар "Зенит"ка теше үтмәсен аңлады булса кирәк: "Кнак"ның старт составында башлыча запаста калып килә торган берничә уенчысы да чыкты. Бүген "Кнак" өчен Чемпионнар лигасына караганда, ил беренчелегендә уңышлы чыгыш мөһимрәк шул.
"Зенит" эшне озакка сузмады – һәр өч партиядә дә зур өстенлек белән җиңүгә иреште. Команданың иң нәтиҗәле уенчысы булып 21 очко туплаган Максим Миңайлов танылды. Аннан кала нәтиҗәлелек буенча Вильфредо Леон тора – 18 очко.
Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы"на узу өчен "Зенит"ка "Алтылык раунды"нда данлыклы"Белогорье" командасыннан өстен чыгарга кирәк булачак. Беренче уен 4 апрельдә Казанда, җавап очрашуы 12 апрельдә Белгородта уза. Аңа кадәр "Зенит" 26 мартта ил чемпионаты кысаларында да Белгородта әлеге көндәше белән көч сынашачак әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз