news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Зенит" волейболчылары "Белогорье" командасын отты

Казан командасы турнир таблицасының беренче баскычына урнашты.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия чемпионатының дүртенче турында “Белогорье” командасын отты. Уен Владимир Алекно шәкертләре файдасына өч партиядә төгәлләнде.

Бу “Белогорье”ның сезондагы беренче җиңелүе булса, “Зенит”ның җиңелүләрсез сериясе дәвам итә. Төп көндәшләренең берсе – Белгород клубыннан өстен чыккан Казан командасы турнир таблицасының беренче урынына тагын да ныграк урнашты.

Сүз уңаеннан, “Зенит” – быелгы сезонда җиңелүсез уйнаган бердәнбер команда. Гомумән алганда, “Зенит”ның җиңелүләрсез сериясе 56 матчка җитте.

30 сентябрьдә “Зенит” үз мәйданында “Факел” командасы белән уйный.

Волейбол. Россия чемпионаты. Суперлига. 4 нче тур. “Зенит” (Казан) – “Белогорье” (Белгород) – 3:0 (25:19, 25:23, 25:18).

news_right_1
news_right_2
news_bot