news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейболчылары "Алтылык раунды"ның беренче матчында "Белогорье" командасын отты

Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы"на узу өчен Казан командасы җавап матчында кимендә ике партиядә уңышка ирешергә тиеш.

"Зенит" волейболчылары "Алтылык раунды"ның беренче матчында "Белогорье" командасын отты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Зенит" волейбол командасы Чемпионнар лигасының "Алтылык раунды"ның беренче матчында үз мәйданында Белгородның "Белогорье" командасын отты – 3:1.

Казан тамашачысы әлеге матчны көтеп алды. Россия чемпионатының иң көчлеләрдән саналган ике командасының "Дүртлек финалы"на чыгу өчен көрәшен, вакытыннан алда финал, дип атучылар да булды. Чөнки әлеге командалар арасында соңгы еллардагы каршылык һәрчак мавыктыргыч төсмер ала. Көндәшләрнең үзара очрашу тарихы алтмыштан артык матч белән исәпләнә. Шуның берсе Чемпионнар лигасы кысаларында уздырылган. Хәтерләсәгез, 2013-2014 елгы сезонда "Белогорье" волейболчылары Чемпионнар лигасының ярымфиналында "Зенит"тан өстен чыккан иде (3:1).

Бүген беренче партиядә кунаклар уен башында гына "Зенит"ка каршылык күрсәтә алды. Казан командасы көндәшләрнең иң зур куркыныч тудырырга сәләтле уенчысы Дмитрий Мусэрскийга һөҗүм итәргә ирек бирмәде, ә үзләре көчле туп бирүләре белән "Белогорье" волейболчыларын авыр хәлгә куйды. Нәтиҗәсе күз алдында: Мусэрский һөҗүм итәргә омтылса да командасына очко китермәде, ә Казан командасы ышанычлы җиңүен бәйрәм итте – 25:14.

Икенче партия дә беренчесенең дәвамы кебек булды – "Зенит" составында Максим Михайлов белән Вильфредо Леонның көчле уены нәтиҗә китерсә, көндәшләрнең әйдаман уенчылары "уянып" өлгерә алмады. Исәп – 25:17.

Ләкин "Зенит" бер сулышта җиңү яулый алмады. Азагы мавыктыргыч булган өченче партия кунакларның җиңүе белән төгәлләнде. Менә бу уңыш "Белогорье" командасын алдагы батырлыкларга канатландырды да инде: дүртенче партиянең башы кунакларның тулы өстенлеге белән башланды – 4:0. Казан командасы көндәшен партия азагына таба гына куып тота алды – 16:16 һәм, авырлык белән булса да, уенны үз файдасына төгәлләде.

"Зенит"ның иң нәтиҗәле уенчысы булып 20 очко туплаган Максим Михайлов танылды. Шулай ук Вильфредо Леон (17 очко), Мэтью Андерсон да (15 очко) нәтиҗәле уен күрсәтте. Чагыштыру өчен: көндәш командадан иң нәтиҗәле уенчы булып танылган Дмитрий Мусэрский исәбендә 16 очко бар.

Тынычланырга иртәрәк әле. 13 апрельдә Белгородта узачак җавап очрашуында Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы"на узу өчен Казан командасы кимендә ике партиядә җиңү  яуларга тиеш. Регламент шундый: "Белогорье" 3:0 яисә 3:1 исәбе белән уңышка ирешсә, 15 очкога кадәр дәвам итәчәк "алтын сет" билгеләнә.

Сүз уңаеннан, "Дүртлек финалы" 29-30 апрельдә Италия башкаласы – Римда уза.

Волейбол. Чемпионнар лигасы. "Алтылык раунды". Беренче матч.

"Зенит" (Казан) – "Белогорье" (Белгород) – 3:1 (25:14, 25:17, 23:25, 26:24).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100