Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Зенит" волейболчылары "Алтылык финалы"н җиңүдән башлады
Владимир Алекно җитәкләгән командага җиңү өчен чын мәгънәсендә могҗиза тудырырга туры килде.
(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол командасы Мәскәүдә уза торган Россия чемпионаты "Алтылык финалы"ның беренче матчында җиңүгә иреште – Новосибирскиның "Локомотив" клубыннан өстен чыкты. Исәп – 3:2.
Әлеге матчка кадәр "Локомотив" командасы исәбендә бер җиңү бар иде инде. Кичә Новосибирск волейболчылары Сургутның "Газпром-Югра" командасыннан өстен чыкты (3:1). Шуңа да бүген кимендә 1 очко яулай "Локомотив"ка ярымфиналга юл ачачак иде. Шулай булып чыкты да: "Локомотив" бүген беренче ике партиядә ышанычлы җиңү яулады. Әмма "Зенит" командасы аларга сенсация ясарга мөмкинлек бирмәде – рәттән 3 партиядә җиңү яулап, уенны үз файдасына төгәлли алды.
Матчның иң нәтиҗәле уенчылары булып 21әр очко туплаган Максим Михайлов белән Вильфредо Леон танылды.
8 майда "Зенит" "Газпром-Югра" командасы белән очраша. Матч 16:00 сәгатьиә башлана.
Волейбол. Россия чемпионаты. "Алтылык раунды", "А" төркеме. "Зенит" (Казан) – "Локомотив" (Новосибирск) – 3:2 (20:25, 21:25, 25:16, 25:22, 19:17).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз