news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зенит» волейбол командасының дөнья чемпионаты ярымфиналындагы көндәше билгеле булды

Чемпионатның соңгы ике елдагы финалчылары быел финалга чыгу өчен көч сынаша.

«Зенит» волейбол командасының дөнья чемпионаты ярымфиналындагы көндәше билгеле булды
Рамиль Гали

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Польшада уза торган клублар арасындагы дөнья чемпионатында Казанның «Зенит» волейбол командасы төркем этабын уңышлы төгәлләде – Владимир Алекно шәкертләре өч уенда 3 җиңү яулады.

Төркем этабының соңгы турын «Зенит» Польшаның «Скра» командасын отты. Әлеге матч Казан командасы файдасына 3:0 (29:27, 25:20, 25:16) исәбенә төгәлләнде. Шунысы игътибарга лаек: төркемдәге соңгы уен алдыннан бу ике команда да ярымфиналда катнашу хокукы яулаган иде инде. Үзара очрашу төркемдә кемнең беренче урында булачагына гына ачыклык кертте.

Шулай итеп, ярымфиналда «Зенит» волейболчылары икенче төркемдә икенче урын алган «Сада Крузейро» (Бразилия) командасы белән очрашачак. Нәкъ менә шул команда соңгы ике елдагы турнирда «Зенит»тан финалда өстен чыккан иде. Ярымфиналдагы икенче пар – "Скра" һәм Италиянең "Мачерата" командалары. Ярымфинал уеннары шимбә көнгә билгеләнгән.

«Сада Крузейро» белән уенны ел буе көттек. Алар белән кабат очрашырга мөмкинлек тууына шатбыз, – диде «Зенит»ның баш тренеры Владимир Алекно уеннан соң. – Без көндәшне сайламадык, көндәшнең кем булуы артык әһәмияткә ия түгел».

Исегезгә төшерәбез, “Зенит” волейбол командасы дөнья чемпионатында алтынчы мәртәбә катнаша, әмма әле бер тапкыр да җиңүче булганы юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100