news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Россия данын турнирда 3 команда яклый.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Мәскәүдә волейбол буенча Чемпионнар лигасының төркем этабына жирәбә үткәрелде. Турнирның соңгы өч елдагы җиңүчесе – Казанның “Зенит” командасы D төркемендә чыгыш ясаячак.

Владимир Алекно җитәкләгән командага төркемдә Германия чемпионы “Берлин”, Франциянең көмеш призеры “Тулуза” һәм Польша чемпионатының бронза медаль иясе “Ястшембски” командалары каршы торачак.

Көндәшләрнең икесе Казан командасы өчен яхшы таныш: әйтик, “Зенит” Чемпионнар лигасында “Берлин” командасы белән 6 мәртәбә очрашып, барысында да җиңү яулаган. Ә “Ястшембски” белән юллар ике тапкыр кисешкән: 2007-2008 елгы "12лек раунды"нда – "Зенит", ә 2014 елда бронза медаль өчен көрәштә Польша волейболчылары өстен чыккан.

Франция клубы – “Зенит” өчен яңа көндәш.

Россия данын турнирда 3 команда яклый – Мәскәү “Динамо”сы белән “Новосибирскиның “Локомотив” командалары бер төркемгә эләкте. Алар белән Франциянең “Шамон” һәм Польшаның “Скра” командалары бергә уйный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100