news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол командасының өч уенчысы чемпионатның символик җыелмасына кертелде

Казан волейбол клубы тарихи җиңүгә иреште.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” волейбол командасы уенчылары Вильфредо Леон, Алексей Самойленко һәм Александр Бутько клублар арасындагы дөнья чемпионатының символик җыелмасына кертелде.

Дөнья чемпионатының символик җыелмасы:

Иң кыйммәтле уенчы (MVP): Османи Хуанторена (“Чивитанова”).

Бәйләүче уенчы: Александр Бутько (“Зенит”).
Диагональ уенчы: Цветан Соколов (“Чивитанова”).
Блок куючы: Алексей Самойленко (“Зенит”), Робертланди Симон (“Крузейро”).
Уенны төгәлләүче: Вильфредо Леон (“Зенит”), Йоандри Леал (“Крузейро”).
Либеро: Женя Гребенников (“Чивитанова”).

Исегезгә төшерәбез, “Зенит” дүшәмбегә каршы төндә үз тарихында беренче мәртәбә клублар арасында дөнья чемпионатын отты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100