news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол командасының биш уенчысы Казаннан китә

Алар арасында команда капитаны Андрей Ащев та бар.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Килешү вакыты чыгу сәбәпле, "Зенит" волейбол командасының 5 уенчысы Казаннан китә. Клуб алар белән килешүне озайтмады. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итте.

Китүчеләр арасында команда капитаны, блок куючы позициясендә чыгыш ясаучы Андрей Ащев та бар. Аннан тыш командадан бәйләүче уенчы Игорь Кобзарь, диагональ уенчы Денис Земченок, төгәлләүче уенчылар Евгений Сивожелез белән Владимир Мельник та китә.

Иң тәҗрибәлесе, әлбәттә, Евгений Сивожелез. Ул "Зенит" составында 2011 елдан бирле уйнады. Шул алты сезон эчендә "Зенит" өчен 249 матчта уенга чыкты:дүрт тапкыр Чепионнар лигасы (2012, 2015, 2016, 2017), биш мәртәбә Россия чемпионаты (2012, 2014, 2015, 2016, 2017) җиңүчесе булды, өч сезонда Россия кубогын яуларга булышты (2014, 2015, 2016).

Игорь Кобзарь "Зенит"та дүрт сезон (2013 - 2017 еллар) 185 матчта катнашып, 13 трофейга лаек булды.
 
Андрей Ащев Казанда өч сезон (2014 - 2017) уйнады – 126 матчта катнашты.
 
2016-2017 елгы сезонда "Зенит" белән булган Денис Земченок һәм Владимир Мельник төп составка сирәк эләкте. Алар исәбендә "Зенит" өчен туп суккан 39 һәм 29 матч исәпләнелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100