news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол командасы үз тарихында беренче мәртәбә дөнья чемпионатының җиңүчесе булды

Казан волейболчылары клублар арасындагы дөнья чемпионатында 5 матчта бер партиядә дә оттырмады.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Зенит” волейбол командасы үз тарихында беренче тапкыр клублар арасында дөнья чемпионатын отты. Польшада узган турнирның финалында Владимир Алекно шәкертләре Италиянең “Чивитанова” командасын отты.

Якшәмбе кичендә Польшаның Краков шәһәрендә узган турнир Казан командасы файдасына 3-0 (27:25, 25:22, 25:22) исәбенә төгәлләнде. Казан командасы составында иң нәтиҗәле уенчылар булып 19 очко җыйган Вильфредо Леон белән 12 очко китергән Максим Михайлов танылды.

Исегезгә төшерәбез, “Зенит” быелгы турнирда 5 матч уздырды һәм аларда бер партиядә дә оттырмады – барлык көндәшләрен 3:0 исәбе белән отты.

Шунысын да әйтергә кирәк: “Зенит” клублар арасында уздырыла торган дөнья чемпионатында моңа кадәр 5 тапкыр катнашты: Владимир Алекно шәкертләре ике тапкыр (2009 һәм 2011 еллар) бронза һәм ике мәртәбә (2015 һәм 2016 еллар) көмеш медальгә лаек булды, 2012 елгы чемпионатта медальсез калды.

Россия клубларыннан чемпионатта “Белогорье”ның гына дөнья чемпионы булганы бар иде.

Быелгы чемпионатта бронза медальне, ярымфиналда “Зенит”ка оттырган Бразилиянең “Сада Крузейро” командасы яулады.

Волейбол. Клублар арасында дөнья чемпионаты. Финал. "Чивитанова" (Италия) – "Зенит" (Россия) – 0:3 (25:27, 22:25, 22:25).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100