news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол командасы даими чемпионатның җиңүчесе булды

Россия чемпионатында плей-оффка кадәр өч уен уздырасы калды.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның "Зенит" волейбол командасы Россия чемпионаты кысаларында үз мәйданында Нижневартовскиның "Югра Самотлор" командасын отты – 3:0.
 
Уенның рәсми статистикасына күз салсак, блок кую буенча "Зенит" әлеге көндәшенә караганда җиде тапкыр өстен булган. Шунысы да игътибарга лаек: Казан клубының берьюлы сигез уенчысы блок куюда нәтиҗәгә ирешә алган.
 
Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып 12 очко туплаган Денис Земчёнок танылды. Ә чемпионатта 23 уендагы 23 нче җиңүе нәтиҗәсендә "Зенит" өч тур кала ук турнир таблицасында беренче урынны яулады.
 
"Бүген волейбол күреп тә булмады. Иң сөендергәне – нәтиҗә. Бүген барлык уенчыларга да мөмкинлек тудырасы килде. Анысы да барып чыкты", – диде уеннан соң "Зенит"ның баш тренеры Владимир Алекно.
 
Волейбол. Россия чемпионаты. 23 нче тур. "Зенит" (Казан) – "Югра-Самотлор" (Нижневартовск) – 3:0 (25:11, 25:20, 25:17).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100