news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол командасы дүртенче тапкыр рәттән Россия кубогын яуларга мөмкин

Казан волейболчылары Россия кубогының финалына чыкты

"Зенит" волейбол командасы дүртенче тапкыр рәттән Россия кубогын яуларга мөмкин
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия кубогының финалына чыкты. Белгородта уза торган “Дүртлек финалы”ның беернче матчында “Зенит” Новосибирскиның “Локомотив” командасын отты.

“Зенит” һәм “Локомотив” командалары очрашуы Казан волейболчылары файдасына 3-1 (27:25, 25:21, 32:34, 25:20) исәбенә төгәлләнде.

Финалда “Зенит”ны Кемеровоның “Кузбасс” командасы белән очрашу көтә. Финал матчы бүген 17.00 сәгатьтә башлана. “Кузбасс” волейболчылары финалга чыгу юлында “Белогорье” командасын отты (3:0).

“Өченче период азагында һәм аннан соңгы 15 минутта мин команданы күрдем. Әле исәп 2:0 булганда яхшы уенчылар Леон, Михайлов, Андерсонның уенын күрсәк тә, командалы уен юк иде. Безнең команда рус холкына ия. Куып терәсәләр, уйный башлыйбыз”, – диде уеннан соң “Зенит” командасы баш тренеры Владимир Алекно.

Сүз уңаеннан, "Зенит" – соңгы өч елда Россия кубогын яулаган команда.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100