news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол командасы дүртенче тапкыр рәттән Россия кубогын яулады

Казан клубы әлеге уңышка 7 нче тапкыр иреште.

"Зенит" волейбол командасы дүртенче тапкыр рәттән Россия кубогын яулады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Зенит” волейболчылары Россия кубогы “Дүртлек финалы”ның хәлиткеч матчында Кемеровоның “Кузбасс” командасын отып, дүртенче ел рәттән Кубокны яулады.

Белгородта узган финал матчы 3-2 (19:25, 26:24, 26:24, 22:25, 15:11) исәбенә “Зенит” командасының җиңүе белән төгәлләнде.

“Зенит” үз тарихында 7 нче тапкыр Россия кубогын яулады. Моңа кадәрге уңышлар 2004, 2007, 2009, 2014, 2015 һәм 2016 еллар белән бәйле.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100