news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зенит” волейбол командасы, дүрт сетның өчесендә өстен чыгып, җиңү яулады

“Зенит”ның киләсе уены 13 гыйнвар Ленинград өлкәсендә узачак.

“Зенит” волейбол командасы, дүрт сетның өчесендә өстен чыгып, җиңү яулады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Зенит” волейболчылары Түбән Варта (Нижневартовск) шәһәрендә “Югра-Самотлор” командасына каршы уйнадылар. Бу матчта казанлылар җиңде.

Беренче сетта өстенлекне Казанның “Зенит” волейбол командасы алды: 0-1 (13:25).
Икенче сетта “Югра-Самотлор” җиңде: 1-1 (25:23).
Өченче сет “Зенит” файдасына төгәлләнде: 1-2 (22:25).
Дүртенче сетта “Зенит” өстенлекне алды һәм бу матчта җиңү яулады: 1-3 (21:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Никита Алексеев, Артём Вольвич, Алексей Кононов, Лоран Алекно, Эрвин Нгапет, Валентин Кротков. Баш тренер буларак, “Зенит” командасында бер үк вакытта уенчы һәм тренер вазифаларын башкаручы Алексей Вербов чыкты.

Киләсе уенны “Зенит” Ленинград өлкәсенең Сосновый бор шәһәрендә үткәрәчәк. “Динамо-ЛО” – “Зенит” матчы 13 гыйнвар 17:00 сәгатьтә башлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot