news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол командасы дөнья чемпионатының ярымфиналына чыкты

Казан командасы чемпионатның икенче уенында Кытайның “Шанхай” командасын отты.

"Зенит" волейбол командасы дөнья чемпионатының ярымфиналына чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Зенит” волейболчылары Польшада клублар арасында уза торган дөнья чемпионатында Кытайның “Шанхай” командасын отты.

“В” төркемендәге көндәшләрнең әлеге уенында “Зенит” волейболчылары зур өстенлек белән уңышка иреште – 3-0 (25:15, 25:16, 25:21). Казан командасы составында иң нәтиҗәле уенчылар булып Максим Михайлов (14 очко) һәм Мэтью Андерсон (10 очко) танылды.

Шулай итеп, төркем этабындагы беренче ике уенда җиңү яулаган Казан волейболчылары вакытыннан алда чемпионатның ярымфиналына чыкты. Кичә Владимир Алекно шәкертләре беренче уенда Аргентинаның “Боливар” командасын откан иде.

Төркем этабындагы соңгы уенны “Зенит” иртәгә Польшаның “Скра” командасына каршы уздыра.

Исегезгә төшерәбез, “Зенит” волейбол командасы дөнья чемпионатында алтынчы мәртәбә катнаша, әмма әле бер тапкыр да җиңүче булганы юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100