news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол командасы дөнья чемпионатындагы уенын башлый

Владимир Алекно шәкертләренең чемпионатта 5 тапкыр катнашып, әле бер мәртәбә дә җиңүче булганы юк.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 12-17 декабрь көннәрендә Польшада ир-егет волейбол клублары арасында дөнья чемпионаты уза. Казанның “Зенит” волейболчылары чемпионаттагы чыгышын бүген Көньяк Америка чемпионы – Аргентинаның “Боливар” командасына каршы уен белән башлый. Матч Мәскәү вакыты белән 19.30 сәгатьтә башлана.

“Зенит” волейбол командасы дөнья чемпионатында алтынчы мәртәбә катнаша. Моңа кадәрге 5 чемпионатта Казан клубының җиңүче булганы юк иде әле: Владимир Алекно шәкертләре ике тапкыр (2009 һәм 2011 еллар) бронза һәм ике мәртәбә (2015 һәм 2016 еллар) көмеш медальгә лаек булды. 2012 елгы чемпионатта “Зенит” медальсез калган иде.

Быелгы чемпионатта 8 команда катнаша. Аргентина клубыннан тыш “Зенит”ка каршы төркем этабында “Скра” (Польша) һәм “Шанхай” (Кытай) командалары да уйный.

Икенче төркемдә “Закса” (Польша), “Чивитанова” (Италия), “Сармаех” (Иран) һәм турнирда соңгы ике елда “Зенит”ны “алтын”сыз калдырган “Крузейро” (Бразилия) командасы уйный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100