Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Зенит" волейбол командасы Чемпионнар лигасы плей-оффында үз көндәшен белде
Владимир Алекно шәкертләре "12лек раунды"нда Бельгиянең "Кнак" командасы белән очраша.
(Казан, 3 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Люксембургта волейбол буенча Чемпионнар лигасының "12лек раунды" жирәбәсе уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча, Казанның "Зенит" волейбол командасы Бельгиянең "Кнак" командасы белән очрашачак.
"Кнак" командасы "Белогорье" белән бер төркемдә чыгыш ясады һәм 3 нче урында калды. Хәтерләсәгез, 2012-2013 елда "Зенит" әлеге команда белән бер төркемдә чыгыш ясап, ике уенда да өстенлеккә ирешкән иде.
Плей-оффның әлеге раунды 14-16 һәм 21-23 март көннәрендә үтә. "Зенит" беренче уенны чит мәйданда уздыра.
Бельгия командасына каршы серияне уңышлы төгәлләгән очракта, Казан командасына алдагы раундта "Закса" (Польша) – «Белогорье" (Белгород) парының җиңүчесе туры киләчәк. Россиянең тагын бер командасы – Мәскәүнең "Динамо" волейболчылары "12лек раунды"нда Төркиянең "Аркас Спор" клубы белән көч сынаша.
Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы" 29-30 апрельдә Римда уза. Хуҗа буларак "Перуджа" командасы ярымфиналга турыдан-туры үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз