news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зенит" волейбол клубы котлаулар кабул итә

Команданы Чемпионнар лигасындагы җиңүе белән Татарстан Президенты да котлады.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Казанның “Зенит” волейбол командасы Чемпионнар лигасындагы җиңүе уңаеннан котлаулар кабул итә. Әлеге җиңү белән республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинны, Татарстан Республикасы «Динамо» оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровны, «Зенит» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковны, «Зенит» волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекноны, шулай ук «Зенит» волейбол клубы коллективын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.

«Сезнең барыгызны да чын күңелдән Казан волейболчыларының Чемпионнар лигасы-2017дә сокландыргыч җиңүе белән котлыйм. Финал, чыннан да, чемпионнарча,куәтле һәм мавыктыргыч булды, зенитлылар көчле көндәшләренә берниндә дә мөмкинлек калдырмады. Бу Казан волейболының, тулаем илебез спортының җиңүле елъязмасында тагын бер мактаулы сәхифә", – диелә телеграмма текстында.

Исегезгә төшерәбез, 29-30 апрельдә Римда узган “Дүртлек финалы”нда Владимир Алекно шәкертләре ярымфиналда – Германиянең “Берлин”, ә финалда Италиянең “Перуджа”  командаларыннан өстен чыкты. “Зенит” әлеге турнирда 5 нче тапкыр һәм соңгы 3 елда рәттән җиңү яулый инде.

"Бер тапкыр җиңсәң, кемдер, очраклылык, дияргә мөмкин. Ә инде син бер партиядә дә оттырмыйча уңышка ирешәсең икән, җиңүне таныйлар. Бүген безнең иң көчле команда булуыбызны да таныганнардыр, – диде "Татар-информ"га Зенит”ның баш тренеры Владимир Алекно Казан аэропортында каршы алганда. 

Сүз уңаеннан, 6-11 майда “Зенит” Россия чемпионатының “Алтылык финалы”нда 9 нчы мәртәбә ил чемпионы булу өчен көрәшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100