news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
«Зенит» волейбол клубы Алексей Самойленко белән килешү төзеде
31 яшьлек уенчы моңа кадәр «Локомотив» командасы составында чыгыш ясады.
Скопировать ссылку
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Казанның «Зенит» волейбол клубы блок куючы позициясендә чыгыш ясаучы уенчы Алексей Самойленко белән килешү төзеде. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде.
31 яшьлек волейболчы соңгы ике сезонны Новосибирскның «Локомотив» командасы составында уздырды. Ә аңа кадәр Мәскәүнең «Динамо» (2007-2010 еллар), Уфаның «Урал» (2010-2014) һәм Яңа Уренгойның «Факел» (2014-2015) командасы данын яклады.
Карьерасындагы уңышларына килгәндә, Алексей Самойленко «Динамо» белән 2008 елда ил чемпионы булды һәм Россия кубогын яулады. Күптән түгел генә төгәлләнгән соңгы сезонда Алексей «Локомотив» командасына ил чемпионатында бронза медаль яуларга булышты. Командадагы сезон күрсәткече буенча ул бишенче урында: 27 уенда – 170 очко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot