Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Зенит"ның көче булганда җиңәчәкбез әле – Владимир Алекно
"Зенит" волейболчылары тугызынчы тапкыр Россия чемпионы булып калганнан соң команданың баш тренеры шатлык хисләрен яшереп кала алмады.
(Казан, 11 май, "Татар-информ"). "Зенит" ир-атлар волейбол командасы бүген финалда Мәскәүнең "Динамо"сын отып (3:0), тугызынчы тапкыр Россия чемпионы булып танылды. Дүртенче ел рәттән чемпионатта җиңү яулаганнан соң команданың баш тренеры Владимир Алекно җиңүләрдән арымаганлыгын белдерде.
"Үз сүзләремә җавап биреп әйтә алам, һәр нәрсәнең башы һәм азагы бар. Ләкин әлегә "Зенит"ның җиңәргә мөмкинлеге бар икән, ә бу бик зур канәгатьлек бирә, без җиңәчәкбез. Килер вакыт, башка көчле команда пәйда булыр – ул җиңә башлар. Аның өчен сөенербез. Әлегә без шат", – диде Владимир Алекно.
Баш тренер "Алтылык финалы"нда команданың уеныннан канәгать булуын белдерде.
"Ничек канәгать булмаска кирәк? Монда битараф кешеләр юк, шуңа да җиңәбез", – диде Алекно.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз