news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит”лылар, "алтын сетта" җиңеп, Чемпионнар лигасының ярымфинал этабына узды

Чемпионнар лигасының “Зенит” – “Трефль” каршылыгында унбер сетның алтысында Казан волейболчылары җиңде

“Зенит”лылар, "алтын сетта" җиңеп, Чемпионнар лигасының ярымфинал этабына узды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 19 март кичендә Казанның “Зенит” волейбол командасы Чемпионнар лигасының чирекфинал этабының икенче уенын үткәрде. Казан волейболчылары Гданьск шәһәренең “Трефль” командасын җиңде. Уен Казанда Волейбол үзәгендә узды.

Беренче сетта “Зенит” 2 очкога калышып җиңелде: 0-1 (23:25).

Икенче сетта да “Трефль” волейболчылары шул ук исәп белән оттылар: 0-2 (23:25).

Өченче сетта “Зенит” командасы өстенлекне алды: 1-2 (25:23).

Дүртенче сетта Казан волейболчылары гомуми исәпне тигезләштерә алдылар: 2-2 (29:27).

Бишенче сетта (тай-брейкта) “Зенит” волейболчылары оттырдылар: 2-3 (15:17).

Командаларның чирекфиналдагы ике уенның гомуми исәбе тигез булу сәбәпле (6-6), хәлиткеч “алтын сет” башланды. “Алтын сет” һәм әлеге уен “Зенит” файдасына төгәлләнде: 3-3 (15:12)

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Шулай итеп, Казанның “Зенит”ы, ике уенда гомуми исәп буенча “Трефль” командасын җиңеп (Беренче уен исәбе: 2-3, икенче уен исәбе: 3-3), Чемпионнар лигасының ярымфинал этабына узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100