news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит” – “Локомотив” матчы 3-0 исәбе белән “Зенит”лылар файдасына төгәлләнде

Казан волейболчыларының киләсе уены 20 февраль 19:00 сәгатьтә башлана.

“Зенит” – “Локомотив” матчы 3-0 исәбе белән “Зенит”лылар файдасына төгәлләнде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда “Зенит” волейбол командасы Новосибирскидан килгән “Локомотив”ны өч сетның өчесендә өстен чыгып җиңде. Уен Волейбол үзәгендә узды.

Беренче сетта “Зенит” 3 очкога өстен чыкты: 1-0 (25:22).

Икенче сетта Новосибирск волейболчылары 4 очкога калышып җиңелделәр: 2-0 (25:21).

Өченче сетта “Зенит” командасы өстенлекне алды һәм әлеге уенда җиңүгә иреште: 3-0 (25:20).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Киләсе уенны “Зенит” Казанда Волейбол үзәгендә Уфаның “Урал” командасына каршы үткәрәчәк. “Зенит” – “Урал” матчы 20 февраль 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100