news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Зенит" командасының өч волейболчысы Европа чемпионатында катнаша
Россия җыелмасы беренче уенын Болгария командасына каршы уздыра.
Скопировать ссылку
(Казан, 22 август, “Татар-информ”). 24 август – 3 сентябрь көннәрендә Польшада узачак Европа чемпионатында катнашу өчен Россия ир-атлар волейбол җыелмасының составы билгеле булды.
Баш тренер Сергей Шляпников җитәкләгән тренерлар штабы ил җыелмасына Казанның “Зенит” командасыннан да өч уенчы чакырган. Европа чемпионатында ил данын Казан уенчылары – Александр Бутько, Максим Михайлов һәм Артём Вольвич яклаячак.
Россия җыелмасы чемпионатның төркем этабында Болгария (24 август), Словения (26 август) һәм Испания (28 август) командалары белән очраша. Төркем җиңүчеләре турыдан-туры чирек финалга узса, 2-3 нче урындагы командалар плей-оффның өстәмә раундында уйный.
Белешмә өчен: Европа чемпионаты ике елга бер тапкыр уздырыла. 2013 елда Россия волейбол җыелмасы – беренче урын яуласа, 2015 елда чирек финалда Италия командасына оттырган иде.
Быел катнашачак командалар:
А төркеме: Польша, Сербия, Финляндия, Эстония.
B төркеме: Италия, Германия, Словакия, Чехия.
С төркеме: Россия, Болгария, Словения, Испания.
D төркеме: Франция, Бельгия, Голландия, Төркия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot