news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Зенит" командасы волейболчылары ил җыелмасында чыгыш ясый

Казан уенчылары дөнья чемпионатына сайлап алу этабында Россия җыелма командасы данын яклый.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). 2018 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу ярышларының икенче раундында чыгыш ясау өчен Россия ир-атлар волейбол җылма командасы составы расланды. Бу хакта Европа волейбол конфедерацияләре (CEV) сайтында әйтелә.

Россия җыелма командасы составында Казанның "Зенит" командасы уенчылары – Артем Вольвич белән Максим Михайлов та бар.

Ил җыелмасы данын яклаячак уенчылар: Илья Власов, Дмитрий Ковалев, Артем Вольвич, Сергей Гранкин, Артем Ермаков, Дмитрий Волков, Юрий Бережко, Вадим Лихошерстов, Дмитрий Ильиных, Максим Михайлов, Максим Жигалов, Егор Клюка, Ильяс Куркаев, Роман Мартынюк.

Россия волейболчылары сайлап алу турнирында D төркемендә Косово, Эстония, Черногория, Румыния һәм Венгрия җыелма командалары белән көч сынашачак. Уеннар 24-28 майда Таллинда уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot