news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит” командасы читтә уйнау сериясен җиңү белән тәмамлады

Казан волейболчылары “Ярославич” командасын җиңде.

“Зенит” командасы читтә уйнау сериясен җиңү белән тәмамлады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Зенит ” волейбол командасы озак вакыт читтә уйнау сериясен Ярославль шәһәрендә җиңү белән тәмамлады. “Ярославич” – “Зенит” матчында, дүрт сетның өчесендә өстен чыгып, “Зенит” отты.

“Зенит” волейболчылары, моңа кадәр “Енисей” (3:0), Самотлор (3:1), “Динамо-ЛО” (3:0), “Халкбанк” (3:1) командаларыннан өстен чыгып һәм бүгенге уенда җиңү яулап, Казанга кайта.

Беренче сетта “Ярославич” алга чыкты: 1-0 (25:23).

Икенче сетта “Зенит” волейболчылары, өстенлекне алып, гомуми исәпне тигезләштерделәр: 1-1 (15:25).

Өченче сетта “Зенит”лылар алга чыга алды: 1-2 (24:26).

Дүртенче сетта “Зенит” өстенлекне алды һәм бу уенда җиңүгә иреште: 1-3 (12:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Алексей Спиридонов, Никита Алексеев, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Андрей Сурмачевский, Валентин Кротков.

Баш тренер буларак, “Зенит” командасында бер үк вакытта уенчы һәм тренер вазифаларын башкаручы Алексей Вербов чыкты.

Киләсе уенны “Зенит” Казанда Волейбол үзәгендә Мәскәүнең “Динамо” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 26 гыйнварда 16:00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100