news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зенит-Казан” волейболчылары яңа сезонга әзерләнә башлады

Клубның Мирный бистәсендәге уку-өйрәнүләр базасында алар физик әзерлек буенча тренер Сергей Алексеев җитәкчелегендә шөгыльләнә

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” клубы үзенең Мирный бистәсендәге уку-өйрәнүләр базасында алдагы сезонга әзерләнә башлады.
Казанлылар физик тәрбия буенча тренер Сергей Алексеев җитәкчелегендә көненә ике күнегү үткәрә. Күнегүләр тренажер залында шөгыльләнү белән аралашып бара.
Күнегүләрдә Дөнья лигасында үз җыелма командаларында чыгыш ясаучы Александр Корнеев, шулай ук америкалылар Болл һәм Стэнлидан кала барлык уенчылар да катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot