Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зенит-Казан» Суперлига матчында Мәскәү «Динамо»сы белән уйнаячак
Казанның «Зенит» волейбол командасы бүген ир-ат командалары арасында Суперлиганың беренчел этабындагы алтынчы туры матчында Мәскәүнең «Динамо» командасы белән очрашачак. Уен Мәскәү вакыты буенча 18:00 сәгатьтә башланачак һәм башкала командасы мәйданчыгында узачак.
Әлегә казанлылар турнир таблицасында икенче урында тора, алар биш матчта 13 очко җыйды. Мәскәү «Динамосы» биш уеннан соң 11 очко белән бишенче урында тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз