news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зенит-Казан” Россия Кубогының “Алтылык финалы”нда икенче җиңүен яулады

Ярым финалда казанлылар “Динамо” (Мәскәү) – “Газпром-Югра” (Сургут) матчында җиңүче белән уйнаячак.

 (Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казан “Зениты” Россия Кубогының “Алтылык финалы” төркем этабы кысаларында, икенче җиңүгә иреште - 3:0 исәбе белән казанлылар Новосибирскиның “Локомотив”ын отты.

Бу сезон чемпионатында командалар инде очрашкан иде, һәм “Зенит” кунакта янә “Локомотив”ны отты. Бу җиңү “Зенит”ка “А” төркемендә беренче урынны бирә – ярым финалда алар “Динамо” (Мәскәү) – “Газпром-Югра” (Сургут) матчында җиңүче белән уйнаячак.

Волейбол, Россия Кубогы. “Алтылык финалы”. "А” төркеме.

“Локомотив” (Новосибирск) – “Зенит-Казан” – 0:3 (16:25, 19:25, 23:25).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100