news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зенит-Казан» «Локомотив»ны тар-мар итте һәм Легендалар Кубогының бронза призеры булды

«Зенит-Казан» «Локомотив»ны тар-мар итте һәм Легендалар Кубогының бронза призеры булды
Фото: zenit-kazan.com

Казанның «Зенит» волейболчылары 2026 елгы Легендалар Кубогының бронза призеры булды. Өченче урын өчен матчта Алексей Вербов уенчылары Новосибирскиның «Локомотив» командасын 3:0 (25:19, 30:28, 25:20) исәбенә җиңде.

Казанлылар очрашуны ышанычлы рәвештә үткәрде һәм көндәшләренә бер партия дә бирмәде. Икенче сет уенның иң киеренке өлеше булды. Өченче партиядә Казан волейболчылары Новосибирск командасына бернинди шанс та калдырмады һәм матчны 1 сәгать 45 минутта тәмамлады.

Искәртеп үтәбез, турнирның ярымфиналында «Зенит-Казан» Мәскәүнең «Динамо» командасына оттырды (1:3).

Элегрәк Алексей Вербов үз командасының яшь булуын һәм мондый турнирлар аша тәҗрибә туплавын билгеләп үткән иде. «Уенчыларның уртача яше — 24-25 яшь, бу исә команданың киләчәге яхшы булуын аңлата», — дигән иде тренер.

news_right_1
news_right_2
news_bot