news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зенит-Казан»ның элеккеге волейболчысы машинасын Петербургта буада тапканнар

Александр Волковның Audi A8 машинасын 26 майда урлаган булганнар.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). «Зенит-Казан» командасының элеккеге волейболчысы Александр Волковның иномаркасы Санкт-Петербургта буада табылган. Аның тәрәзәләре ватылган булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк волейболчының Audi А8 машинасында кан эзләре һәм пуля эзләре табылуы турында мәгълүмат булган иде.

«Хәзер тикшерү эшләре бара, без ул турыда әйтә алмыйбыз. Тик шуны әйтергә була: пуля эзләре турындагы мәгълүмат дөрес түгел, чынбарлыкка туры килми. Волковның автомобилен 26 майда урлаганнар һәм соңрак Петровка буасында тәрәзә пыялалары ватык килеш табылган», - дип хәбәр итте «Зенит» клубы матбугат хезмәте башлыгы Владимир Можайцев.

Александар Волков Казан клубында 2011 елдан 2015 елга кадәр уйнады һәм ике тапкыр капитан булды. Әмма  имгәнүләр аркасында, төрле дәрәҗәдәге күп кенә матчларда катнашмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot