news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зенит-Казан» клубы дөнья чемпионатына чакыру алган

Казан клубы дөнья чемпионатында бишенче тапкыр катнашачак.

«Зенит-Казан» клубы дөнья чемпионатына чакыру алган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). «Зенит-Казан» клубы дөнья чемпионатында бишенче тапкыр рәттән уйнаячак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Клуб дөнья чемпионатында катнашырга чакыру алды, хәзер аның яңа форматы бар. Чакыру көтелмәгән булды. Без аны кабул иттек. Турнирны үткәрү вакыты-3-8 декабрьдә, урын турында фикер алышына», – диде «Зенит-Казан» директоры Олег Брызгалов.

Соңгы елларда клуб дөнья чемпионатында сигез клуб уйнаса, хәзер катнашучылар саны дүрткә кадәр кимегән. Титул өчен Көньяк Америка чемпионы Бразилиянең «Крузейро», Азиянең иң көчле клубы Иранның «Варамин» һәм Европа Чемпионнар лигасы финалистлары – Италиянең «Чивитанова» һәм «Зенит-Казан» көч сынашачак.

Башта командалар бер-берсе белән әйләнешкә уйнаячак, аннары ярымфиналлар (1-4, 2-3), 3 нче урын һәм финал уеннары узачак.

«Зенит-Казан» инде җиде тапкыр дөнья клуб чемпионатларында уйнады. Ике тапкыр Казан командасы турнирның көмеш призеры булды (2015, 2016) һәм ике тапкыр бронза медаль иясе булды (2009, 2011). 2017 елда Польшада Владимир Алекно җитәкчелегендәге команда турнир җиңүчесе булды. Узган сезонда зенитчылар «Факел» (2:3) һәм «Чивитанов» (2:3) командаларыннан калышып, төркемнән чыга алмады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100